ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2021 ел
җомга

Казан шәһәре Совет районының 394 нче балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен экологик чара үткәрелгән.


14
май, 2021 ел
җомга

Чарада ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнашкан. Дәреснең беренче өлешендә кече төркем балалары «Ручеек» дип исемләнгән спектакль әзерләгән, анда табигатьтә су әйләнеше турында сүз барган.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Азнакай шәһәренең 5нче балалар бакчасында «Карга боткасы» татар халык йоласы үткәрелгән. Чарада балалар ярышлар оештырган, үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәткәннәр, кошлар турында шигырьләр сөйләп, милли җырлар һәм биюләр башкарганнар, әйлән-бәйлән уйнаганнар.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Үсемлекләргә, хайваннарга һәм кешеләргә хуҗалык кирәк-яраклары өчен күпме су кирәк, һава чистарак булсын өчен нишләргә, шоколад яки туңдырма калдыкларын кая ташларга була?


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Лениногорск шәһәре 4нче балалар бакчасына йөрүче сабыйларга дәрес үткәргән.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Иң нәниләр өчен – экология дәресе. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә “Рябинушка” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар янында кунакта булып кайтты. Балалар көнкүреш калдыкларын уен рәвешендә “кәгазь”, “пластик”, “тимер”, “хәтәр калдыклар” категорияләре буенча аерып җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International