ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Укучыларга табигать бергәлегендәге мөнәсәбәтләрнең күптөрлелеге турында белемнәр сеңдерү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының  Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Тәтештә П.С. Ханжин исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге темага экология дәресе уздырган.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

“Теремок” балалар бакчасында “Экологик йогынты чаралары белән мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең инновацион эшчәнлеген үстерү: балалар һәм ата-аналар – педагоглар һәм социум” дигән темага республика семинары узган. Чарада мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре һәм педагоглары, шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе вәкилләре катнашкан.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Төрелмә материаллар, иске чиләкләр, тузган автомобиль шиннары. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа районында якынча бер гектар мәйданга җәелгән  гаять зур чүплеккә тап булган.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Чара “Эколята – Дошколята” дигән табигатьне саклау социаль-белем бирү проекты кысаларында оештырылган. “Теремок” балалар бакчасына йөрүче нәниләр, экологик төстәге – яшел киемнәр киеп, табигатьне саклау турында шигырьләр сөйләгән, тематик рәсемнәр һәм плакатлар ясаган.


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кама Тамагы районы Тенеш шәһәр тибындагы бистәсендә ташландык суларны җиргә агызу фактын билгеләгән.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кама Тамагы районында бер предприятие бернинди рөхсәтсез-нисез җирлек рельефына шакшы сулар агызган. Әлеге закон бозу очрагын рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре билгеләгән.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Аэротенкны, компрессор станциясен капиталь төзекләндерү, яңа ләм картасын файдалануга тапшыру, кудыргыч насосларны алыштыру – 2019 елда Тәтеш "Водоканал"ында башкарылган эшләр бу.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово авылы территориясендә һәм Иске Казиле авылы тирәсендә  каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру өчен билгеләнгән ике мәйданчыкта механик торгызу эшләре башкарылган.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен интернат-лицеенда, укучыларны калдыкларны аерып җыярга өйрәтү  максатыннан, экология дәресе үткәргән.


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Буа шәһәренең “Теремок” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик яктан тәрбияләү” дигән темага район методик берләшмәсе утырышы булып узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International