Чәршәмбе һәм шимбә өмәләре дәвам итә!

2024 елның 26 апреле, җомга

Икеайлык кысаларында Экология министрлыгы хезмәткәрләре шәһәр һәм районнарда чисталык һәм тәртип урнаштыруны дәвам итәләр.

Идел-Кама, Идел аръягы һәм Төньяк идарәләре инспекторлары үзләренең ял көннәрен шимбә өмәләренә багышлыйлар һәм үз үрнәкләре белән яраткан шәһәрләренә мөнәсәбәтләрен күрсәтәләр.

Ә Кама яны идарәсе хезмәткәрләре Тукай яр буена 200ләп каен һәм нарат  утырттылар. Тинчурин бульвары территориясендә хәзер уңайлырак һәм матуррак, ә һава тагын да чистарак булачак!

Ә сез ничә шимбә  өмәсе үткәрдегез?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International