Ведомствоара эшче төркем утырышында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнары турында фикер алыштылар

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Утырышта Росводресурсларның территориаль органнары, Росморречфлот, Росрыболовство, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгы, Росгидромет, Ростехнадзор, «СО ЕЭС» АҖ, «РусГидро» ААҖ, «Татэнерго» АҖ һәм Идел-Кама бассейны чикләрендә урнашкан субъектларның башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан утырышта Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.

 

Хәзерге вакытта Идел-Кама сусаклагычлары каскадында язгы ташкын сулары җибәрелә. Куйбышев сусаклагычының су ресурсларын куллану кагыйдәләре буенча, язгы ташкын вакытында Идел  дельтасына авыл хуҗалыгы һәм балык хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару максатында  су җибәрү гамәлгә ашырыла.

Утырышта 26 апрельдән 15 майга кадәр сусаклагычларның эш режимын билгеләү мәсьәләсе каралды.

Узган елны исәпкә алып, Куйбышев сусаклагычын җәйге чорда тутыру мөһим, чөнки ул бөтен Идел - Кама каскадының төп көйләүче сыйдырышлылыгы. Бу экосистеманы саклау һәм су биологик ресурсларын үрчетү, шулай ук Татарстан икътисадының барлык тармакларын һәм Түбән Иделнең башка төбәкләрен су белән тәэмин итү гарантиясе.

Росводресурслар Куйбышев сусаклагычы өчен түбәндәге режимнарны тәкъдим итә:

26-30 апрельдә суның ташлама чыгымнары 21 000 куб. м/с тәшкил итәчәк;

1 майдан 5 майга кадәр 18 000 куб. м/с;

6-15 майда 16 000 куб. м/с.

Мондый режим Куйбышев сусаклагычының су биологик ресурсларын үрчетү өчен уңай, чөнки бу билгеләр булганда, уылдык чәчү чоры башланганчы, вак сулыклар (потенциаль уылдык чәчү урыннары) су астында кала. Шулай ук Куйбышев сусаклагычын җәйге  чорында тутыру тәэмин ителә.

Сусаклагычларның гидроузелларының билгеләнгән эш режимы Росводресурсы рәсми сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International