2024 елда Экология министрлыгы станцияләре һава чисталыгына карата 4,3 млн үлчәү үткәрде

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган ел Экология министрлыгының атмосфера һавасын пычратуны контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе 4,3 млн. артык үлчәү башкарган. Алты күчмә экология лабораториясе 105 пунктта мониторинг үткәргән, шулай ук халык мөрәҗәгатьләре буенча урыннарга чыкты.  

Республика предприятиеләре белән килешүләр нәтиҗәсендә мониторинг системасына 12 автоматик посттан мәгълүматлар керә. Бу хакта бүген ведомствоның йомгаклау коллегиясендә сөйләделәр.

«Нижнекамскнефтехим», «Татнефть», «ТАНЭКО», «Таиф-НК» һәм «Казаноргсинтез»га әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә ачык һәм җаваплы булулары өчен рәхмәт белдерәм.  

Бүген без тагын бер килешүгә кул куябыз. Бу – «Нижнекамскнефтехим»ның 2 яңа станциясеннән мәгълүматлар алу турында өстәмә килешү. Предприятиеләрне төбәк мониторингының бердәм челтәренә тоташтыру – бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә системалы комплекслы эш, үзара хезмәттәшлек һәм ачыклык үрнәге», – дип билгеләп үтте Экология министрлыгы башлыгы Александр Шадриков.

Мондый конструктив диалог нәтиҗәсендә Татарстанда атмосферага чыгарылган матдәләрнең гомуми күләме тотрыклы рәвештә кими бара. Утыз ел эчендә тулаем төбәк продукты чагыштырма бәяләрдә 3 тапкырга арткан вакытта кимү 24,1% тәшкил итте.   

Әмма авырту нокталары да бар, дип билгеләде экология министры. Министрлыкка элеккечә үк Казанның төньяк өлешендә яшәүчеләрдән атмосфера һавасы сыйфатына карата шикаятьләр килә.

2024 елгы мониторинг нәтиҗәләре буенча һава чисталыгын контрольдә тоту станцияләре тарафыннан 1660 арттыру очрагы ачыкланган, бу республика буенча үткәрелгән үлчәүләрнең гомуми саныннан 0,038% өлешен тәшкил итә. Барлык арттыруларның 75% өлеше ике станциядә – Осиново һәм «Салават Күпере» торак комплексында теркәлгән. Һәм 99 % – күкерт водороды буенча арту.

Зеленодольск районы Осиново авыл җирлегендәге чистарту корылмаларының канализация коесыннан агып чыккан суларны 2024 елда күкерт водороды буенча арттыруларның локаль чыганакларыннан берсе булды. Туфракка китерелгән зыян 3 млн сумга якын.

Башкарма комитет адресына бозылган җирләрне рекультивацияләү һәм зыянны акчалата түләтү таләпләре белән дәгъва белдерелде. Суд дәгъваны хуплады.

Экология министры докладында Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча ведомствоара эш төркеме төзелүе турында сөйләде. Роспотребнадзор идарәсе, үз ведомство институтларын җәлеп итеп, Казанның төньяк өлешендә һава сыйфатына фәнни тикшерүләр үткәрә.

Түбән Кама белән чагыштырганда, Министрлар Кабинетының атмосфера һавасына йөкләнешне көйләргә мөмкинлек бирә торган карары кабул ителгән. Димәк, яңа производстволар төзү яки гамәлдәгеләрен киңәйтү турында карарлар бары тик атмосфера һавасына йогынты ясауга анализ уздыру йомгаклары буенча гына кабул ителәчәк.   

Шулай ук Казанның төньяк өлешендәге һаваның пычрану сәбәпләрен анализлау кысаларында Министрлык күп тапкырлар күкерт водороды чыганакларының берсе Химия урамындагы полигон булуына басым ясады. Ул узган елның декабрендә ябылган иде, аны рекультивацияләү буенча йөкләмәләр «ПЖКХ» ИК эксплуатацияләүче оешмага тиешле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International