Экология министрлыгының йомгаклау коллегиясендә гадәттәгечә иң яхшыларын бүләкләделәр

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ведомствоның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә һәм Татарстан Республикасының экологик иминлеген тәэмин итүгә керткән зур шәхси өлеше өчен

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнделәр:

Глухова Ольга Васильевна – «ТР Геоүзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ җир асты су запасларын геологик өйрәнү, эзләү һәм билгеләү бүлеге башлыгы

Шәһдуллина Ршәидә Ильяс кызы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының административ-хуҗалык бүлегенең өлкән белгече

«Татарстан Республикасы Атказанган геологы» мактаулы исеме бирелде:

Васильева Татьяна Леонидовнага – Татарстан Республикасы Экология министрлыгының гидрогеология һәм судан файдалануны җайга салу бүлеге башлыгы

«Татарстан Республикасының Атказанган экологы» дигән мактаулы исем бирелде:

Кириллова Полина Николаевнага – Татарстан Республикасы Экология министрлыгының экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлегенең баш белгече

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнделәр:

Камалтдинов Дамир Рөстәм улы – Татарстан Республикасы Экология министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы

Мухина Татьяна Юрьевна – Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе өлкән белгече

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде:

Закирова Елена Владимировна – Татарстан Республикасы Экология министрлыгының экологик мониторинг бүлеге башлыгы

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Казакова Лилия Сәлмән кызы – Идел Аръягы территориаль идарәсенең өлкән белгече

Татарстан Республикасы Экология министрлыгы

Никонова Елена Владимировна – «Татарстан Республикасы геоүзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ җир асты сулары мониторингын алып бару бүлеге башлыгы

Садыйкова Резедә Тәбрик кызы – Татарстан Республикасы Экология министрлыгының мәгълүмати системалар һәм мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлегенең өлкән белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International