Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстанда Су саклау зоналары елын үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы җыелышы булып узды. Анда эшләнгән эшләрнең фәнни һәм практик нәтиҗәләре, шулай ук җәй көне сулыкларның “чәчәк атуы”, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында баткан суднолар мәсьәләләре каралды.
Утырышта Идел төбәк-ара табигать саклау прокуроры Олег Даминов, Казан район-ара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан район-ара табигать саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Оештыру комитеты әгъзалары, шул исәптән профильле министрлык һәм тармаклар вәкилләре, Татарстан буенча федераль башкарма хакимият органнары, вузлар һәм фәнни оешмалар вәкилләре, Казан шәһәре башкарма комитетының, шулай ук Министрлыкның 8 территориаль идарәсенең су саклау зоналарын төзекләндерү өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Шундый докладлар тыңланды:
1. “Шәһәр тирәлегендә су куркынычсызлыгын тикшерү нәтиҗәләре” – К(И)ФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының кулланма экология кафедрасы мөдире Венера Латыйпова чыгышы.
2. “Органик калдыкларны термик эшкәртү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек тәҗрибәсе” – КДЭУ инженерлык экологиясе һәм табигатьтән рациональ файдалану кафедрасы мөдире Роза Дыганова чыгышы.
3. “Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрен баткан һәм ташландык йөзү чараларыннан чистарту эшләрен башкару тәҗрибәсе” – Волгоград ш. “Подводречстрой-7”нең флот буенча филиалының баш инженеры Владимир Коробенков чыгышы.
4. “Җитештерүдә автоматлаштырылган экологик контроль системасы” – “ГКС” ҖЧҖ фән-җитештерү предприятиесе генераль директорының сыйфат буенча урынбасары Виталий Чардымов чыгышы.
5. “Су объектларын куллану һәм саклау режимын бозулар. Рөхсәт документларын тутыру” – “Татарстанның җир асты байлыклары геологиясе һәм кулланышы буенча фән-җитештерү берләшмәсе” генераль директоры Артем Филиппов чыгышы.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиевның киңәшмәдә әйтүенчә, су объектларының экологик торышына игътибар юнәлтү, яшь буында экологик фикер һәм табигатьтән файдалану культурасы формалаштыру, яр буйларын чистарту һәм төзекләндерү максатларында Татарстанның бөтен табигать саклау комплексы, шул исәптән Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм аның тармаклары, хәбәр тарату чаралары, иреклеләр, җәмәгать оешмалары, шул исәптән Рус географик җәмгыяте күпсанлы акцияләр, флешмоблар, экологик өмәләр, бәйрәмнәр, экологик агарту чаралары үткәрә. Республика Хөкүмәте ярдәме белән муниципаль берәмлекләрдә су саклау зоналарын төзекләндерелә. Шуңа иң ачык мисаллар булып Әлмәт шәһәре күләндә туризм-рекреация зонасын реконструкцияләү, Түбән Кама янындагы Красный Ключ бистәсендә Кама яр буен ныгыту, Казанда Урицкий паркын төзекләндерү тора.
Министр шулай ук түбәндәге бурычларны аерып күрсәтте:
– чистарту корылмалары төзү;
– яшел-зәңгәр суүсемнәр белән көрәштә инновацион алымнар куллану;
– экологик мониторинг системасын үстерү;
– предприятиеләрдә нәтиҗәле җитештерү контроле иңдерү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте