Россия Табигать министрлыгы РФ Хөкүмәтенә парник газлары чыгару күрсәткечләренә таләпләрне мөмкин булган иң яхшы технологияләр белешмәлекләренә кертү турында күрсәтмә проекты кертте

2016 елның 4 марты, җомга
Бүген Россия модель сайлау алдында тора – я пычраткычларны җайга салуның тради­цион схемасы, я ташлауларга квоталар сату системасын кертү, я углерод салымы. Шул ук вакытта, һәр вариант ил экономикасы өчен нәтиҗәләрне тирәнтен исәпкә алуны һәм системалы анализ ясауны сорый, диелгән Табигать министрлыгының рәсми сайтында.

Бизнес бу өлкәдә хөкүмәт белән тигез җаваплы, шуңа күрә аңа, иң зур игътибарны түбән углеродлы инновацион технологияләрне үстерүгә һәм иңдерүгә биреп, үз климат стратегиясен үстерергә кирәк.

2015 елның мартында Россия БМОның Кыса Конвенциясе Секретариатына үзенең яңа максатчан ориентирын – ташлауларны бөтен экономика күләмендә 1990 елгы кимәлдән 25-30%ка киметү ниятен тәкъдим итте.

Программа-максимум булган әлеге максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен түбән угле­родлы үсеш стратегиясен булдырырга кирәк. Программа-минимум булып исә парник газлары чыгаруны тулы күләмле дәүләти җайга салу тора.

Бүгенге көндә Россия Табигать министрлыгы, Россия Экономик үсеш министрлыгы белән бергә, дәүләти җайга салуның инструментын төзү чаралары күрә – 2015 елда Хөкүмәт раслаган Парник газлары чыгару күләменә мониторинг, аны исәпкә алу һәм тикшерү системасын формалаштыру концепциясенә ярашлы рәвештә хуҗалык итү субъ­ектларының парник газлары чыгаруын исәпкә алу системасын төзи.

Парник газлары чыгаруны чикләүнең иң перспективалы бер экономик инструменты булып әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны мөмкин булган иң яхшы технологияләр принципларына нигезләнеп нормалаштыру системасын кертү тора.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International