Көндезге этапка онлайн-этап олимпиада биремнәрен хәл итүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 152 укучы үткән.
Оештыручылар барлыгы 3500 гариза алган! Катнашучыларны сәламләп, ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский ассызыклаганча, олимпиада 2 нче елда ук ул Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыкты. Читтән торып узу этабында Чуаш Республикасы, Мәскәү, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннән укучылар катнашкан.
«Сезгә үз белемегезне күрсәтергә һәм аларны тагын да ныгытырга кирәк булачак, - дип мөрәҗәгать итте Егор Тарнавский катнашучыларга. - Чынлыкта, бу залда инде җиңүчеләр, нәкъ менә үз белемнәрен һәм көчләрен экологиягә салучылар җыелган. Елдан-ел сездә, йөрәкләрегездә һәм күзләрегездә экологик тәрбия һәм үзаң инициативасы үсә. Һәм быел гаризалар саны 2 тапкырга күбрәк булган күрсәткеч әле чик түгел, дип ышанам. Безнең киләчәгебез сездә!»
Бүген рәсми ачылыш кысаларында «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафонын оештыручылар бүләкләнде. Июньнән сентябрьгә кадәр өмәләрдә, конкурсларда, квестларда һәм фестивальләрдә Олимпиадага ярдәм йөзеннән 1,5 меңнән артык кеше катнашкан.
Чара спикерлар һәм катнашучылар арасында диалог форматында дәвам итте. Сорауларга җавап биреп, Егор Тарнавский билгеләп үткәнчә, Экология министрлыгы үз алдына үсеп килүче буын аша өлкән буында да эко-гадәтләр тәрбияләү бурычын куя: «Сезнең укытучыларыгызга, остазларыгызга зур бурыч йөкләнә, чөнки үзләре һәвәс булган кешеләр дөрес буын тәрбиялиләр».
Яшь экологлар олимпиадасын «Экология» илкүләм проекты максатларына ярдәм йөзеннән В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы оештыра. Интеллектуаль ярышта 5-9 сыйныф укучылары катнаша, җиңүчеләр 2 ноябрьдә билгеле булачак.