Кама Тамагы районының Антоновка авылыннан Ренат һәм Айгөл Шәйхәйдаровлар - «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңүче. Аларның авыл территориясен үстерүгә керткән өлешләре, хезмәттә, иҗатта, спортта, балалар тәрбияләүдәге казанышлары иң әһәмиятлеләрдән булып танылды һәм «Авыл гаиләсе» номинациясендә танылуга лаек булдылар.
Бу энергияле һәм актив гаилә белән без инде күптән таныш. 2022 елда Шәйхәйдаровлар «Эковесна» республика акциясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы экогаилә булдылар. 2011 елдан башлап алар тарафыннан 50 меңнән артык агач утыртылган, 100 гектар территория яшелләндерелгән. Үз экоинициативаларына алар башка кызыксынган волонтерларны да җәлеп итә алганнар.
Шәйхәйдаровлар белән бергә «Ел гаиләсе» исеменә 11 меңнән артык гаилә дәгъва иткән. Быел конкурс Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы эгидасы астында уза.