Казанда «Шәһәр кешесе-галим» эко-агарту лабораториясе йөздән артык катнашучыны берләштерде

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Казансуны үстерү стратегиясе кысаларында туган шәһәр һәм елга экологиясе турында «Шәһәр кешесе-галим» проекты төгәлләнде.

«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән шәһәр лабораторияләре 20дән артык экспертны һәм 100 катнашучыны берләштерде, алар теоретик һәм практик дәресләргә чумдылар. Туган як табигатен өйрәнделәр, шулай ук әйләнә-тирә дөньяны саклауга безнең һәрберебезнең нинди өлеш кертә алуын белделәр. Быел «Шәһәр кешесе-галим» проекты географиясен киңәйтте һәм Казансуда гына түгел, Нокса, Идел һәм Зөядә дә узды.

Катнашучыларга төрле форматтагы 11 дәрес әзерләнде. Алар ак койрыклы бөркетне, зур мәрсинне күрделәр, нинди җилкәнле җәмгыятьләр барлыгын белделәр һәм Татарстан елгалары буйлап километрлар үттеләр.

Исегезгә төшерәбез, «Шәһәр кешесе-галим» проекты 3 ел бара һәм «Экологик акция» номинациясендә I Бөтенроссия парк премиясе финалисты булды.

Проектны оештыручылар – Казансуны үстерү стратегиясе командасы, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан мэриясе, Казан федераль университеты, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ярдәмендә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International