Татарстанда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уза торган «Чиста һава» операциясе кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан 4324 автомобиль тикшерелде

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

1 июньнән Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Чиста һава» операциясе кысаларында экологлар Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә 4324 автотранспорт чарасын тикшерделәр инде. 3888 җиңел автомобиль, 305 йөк машинасы һәм 131 автобус тикшерелде.

125 җиңел автомобиль, 4 йөк машинасы һәм 3 автобус экологик яктан тикшерүне узмадылар. 132 автотранспорт чарасында артыклык булуы ачыкланды, бу 3,1% тәшкил итә. Автомобиль хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы республиканың 23 районында уза. 30 сентябрьгә кадәр Татарстанның 25 районында автотранспорт чараларының экологик яктан чиста булуына контроль планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International