Студентлар һәм аспирантлар экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнаша ала

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында фәнни-гамәли эшләр конкурсына заявкалар кабул итү башланды, аны Экология министрлыгы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрә.

Конкурста катнашуга гаризаларны 31 октябрьгә кадәр Eco.pros@tatar.ru почтасына җибәрергә мөмкин.

Турыдан-туры яклау – 2024 елның ноябрендә, ә җиңүчеләрне бүләкләү декабрьдә булачак. Һәр номинациядә 1, 2 һәм 3 урыннар билгеләнәчәк. Җиңүчеләр 50, 30 һәм 20 мең сумлык сертификатлар алачак.

Студентлар «Табигать ресурсларыннан рациональ файдалану һәм табигатьне саклау технологияләрен эшләү» номинациясендә катнаша һәм тискәре йогынтыны булдырмауга, табигать комплексларын һәм компонентларын торгызуга, сәнәгать һәм көнкүреш агынтыларын чистартуга һәм башкаларга юнәлдерелгән проектларны әзерли алалар. 

Быелгы яңалык – аспирантлар өчен номинацияләр. Алар «Экологик иминлек» номинациясендә гариза бирә һәм әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен хәл итүдә зур әһәмияткә ия булган перспективалы фәнни юнәлешләр буенча инновацион проектлар һәм оригиналь идеяләр турында сөйли алалар.

Студентлар да, аспирантлар да «Экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы чишелешләр һәм импортны алмаштыру» номинациясендә җиңү өчен көрәшәчәкләр. Биредә экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә цифрлы технологияләр булдыруга юнәлдерелгән проектлар әзерләргә кирәк, алар тапшырылучы мәгълүматның бөтенлеген югалтмыйча зур күләмдә мәгълүматны үзгәртергә сәләтле булырга тиеш.

Акыл ияләре, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Без сезнең экология өлкәсендәге проектларыгызны һәм идеяләрегезне көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International