«Россия суы» акциясендә катнашучылар Олы Тархан плотинасыннан 9 капчык чүп җыйдылар

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

«Экология» илкүләм проекты кысаларында уза торган «Россия суы» бөтенроссия акциясенә Тәтеш районының Олы Тархан авылы халкы да кушылды. Яр буйларын чистартуда белгеч-экологлар, башкарма комитет, район мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, шулай ук мәктәп укучылары катнашты.

Акциядә катнашучылар Олы Тархан плотинасы территориясен җәйге сезон эчендә җыелган чүп-чардан чистарттылар. Бу, беренче чиратта, пыяла, пластик һәм башка көнкүреш калдыклары. Хәзер волонтерлар ярдәме белән бу территория чиста гына түгел, куркынычсызрак та булып калды. Ярлардан 9 капчык чүп-чар җыеп алынды.

Исегезгә төшерәбез, «Россия суы» акциясе су объектлары буенда урнашкан рекреацион зоналарны торгызуга, халыкта су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт булдыруга, шулай ук елгаларның, күлләрнең һәм сулыкларның торышын яхшыртуга юнәлдерелгән ирекле социаль проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Татарстан Республикасы бу Бөтенроссия табигатьне саклау акциясендә өч тапкыр җиңүче булды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International