«Нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен алга таба үстерү – безнең стратегик бурычыбыз!» Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть, газ, химия форумының пленар утырышында хәбәр итте

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Пленар утырышның төп темасы – «Углеводородларның минераль-чимал базасын торгызу буенча заманча мәсьәләләр һәм өстенлекле бурычларны хәл итү юллары».

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген регион өчен булган һәм кулланыла торган технологик чишелешләр, шулай ук ресурс базасының сыйфаты бик мөһим.

«Мин форумда катнашучы һәм бу залда булган барлык партнерларыбызга чын күңелдән рәхмәтле, – диде ул. – Татарстан территориясендә инде күп еллар нефть чыгарылуга карамастан, яңа технологик чишелешләр һәм эшләнмәләр безгә нефть чыгаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ел саен республикада углеводородлар чыгару дәрәҗәсе 35 млн.тонна чамасы тәшкил итә.  

«Бүген республика 23 млн.тоннадан артык нефть эшкәртә, – дип ассызыклады ул. – Моның өчен бездә югары нәтиҗәле эшкәртелгән ике нефть эшкәртү комплексы бар. Тулаем алганда, нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен алга таба үстерү – безнең стратегик бурычыбыз».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, углеводородларның минераль-чимал базасын торгызу буенча өстенлекле бурычлар турында фикер алышу Татарстан өчен бик мөһим һәм актуаль. Ул форумда катнашучыларга уңышлар теләде. Пленар утырышта ТР экология министры Александр Шадриков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International