Татарстанда фәнни якын килү һәрвакыт өстенлекле булды. Александр Шадриков фән белән берлектә гамәлгә ашырыла торган экопроектлар турында сөйләде

2024 елның 23 августы, җомга

Елгаларның һәм сулыкларның экологик торышын яхшырту, Түбән Кама сәнәгать узелы зонасында экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, «Идел киңлекләре» МСТТ төзү. Бу ТР Экология министрлыгы тарафыннан республиканың фәнни җәмәгатьчелеге белән тыгыз бәйләнештә гамәлгә ашырыла торган проектларның һәм юнәлешләрнең бер өлеше генә.

Журналистлар белән матбугат конференциясендә министр Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстанда фәнни якын килү барлык төп бурычларны һәм аспектларны хәл итүдә һәрвакыт өстенлекле булды. Фәнгә таянып, Экология министрлыгында алга таба бөтен илгә таратыла торган алдынгы экологик проектлар һәм карарлар эшләнә.

Мисал өчен, республикада  «Татарстан Республикасы елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» комплекслы проекты гамәлгә ашырыла. Әле 2022 елда ук эшләрнең беренче этабын башкаручы – Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге төбәк гранты исәбенә Казансу елгасының һәм аның 1 нче тәртиптәге кушылдыкларының су җыю территориясендә географик тикшеренүләр үткәрде, өч участокта көн саен пробалар алу мониторингы булдырылды. Үткәрелгән тикшеренүләр диффуз агымнарның тискәре йогынтысын раслады. Казансу елгасының су җыю мәйданын тикшерү нәтиҗәләре буенча 830 артык тискәре йогынты ясаучы объект ачыкланды, алар арасында күпчелек өлеше терлекчелек калдыкларын туплау һәм каты коммуналь калдыклар урнаштыру, яр буе саклык полосасы чикләрендәге җирләрне сөрү объектларыннан гыйбарәт.

Хәзер «Экология» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты җыелган мәгълүматларны анализлауны дәвам итә һәм контроль кыр тикшеренүләрен үткәрә. Фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәсе Казансу елгасының диффуз пычрануын киметү һәм су сыйфатын яхшырту буенча фәнни нигезләнгән тәкъдимнәр әзерләү булачак.

Куйбышев сусаклагычы утрауларының табигый ресурсларын инвентаризацияләү һәм экологик бәяләү буенча башкарылган комплекслы эш барлык төзелгән тыюлыклар арасыннан иң зурысын  – «Идел киңлекләре» ландшафт профилендәге региональ әһәмияттәге дәүләт табигать заказнигын төзүгә нигез булды.

Тикшерү барышында Зеленодольск һәм Тәтәй торак пунктлары белән чикләнгән сусаклагыч акваториясендә 325 объект, шул исәптән 158 утрау, 5 ярымутрау һәм өлешчә су баскан 162 сай сулык бүленгән. МСТТның гомуми мәйданы 29 мең гектардан артык. Хәзер монда контроль көчәйтелгән һәм рекреация өчен тагын да катгыйрак таләпләр куелган, тыюлыкны саклау режимы файдалы казылмалар чыгаруны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирми.

Экология министрлыгы шулай ук Россия Фәннәр академиясе институтлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә,  экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрне хәл итүнең иң оптималь һәм уйланылган юллары бергәләп эшләнә.

Агымдагы елда оешкан хезмәттәшлек кысаларында Ломоносов ис. МДУ «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең агынты суларын «яшел» чистарту проектын эшләргә кереште, проектны гамәлгә ашыру технологик процесста барлыкка килә торган суларны чистартуның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International