«Яңа елның нинди булачагы безнең үзебездән тора!» Экология министры Александр Шадриков Яңа ел белән котлый!

2024 елның 31 декабре, сишәмбе

Кадерле дуслар! Яңа ел – ул безне барыбызны да берләштерә һәм балачакка кайтара торган иң җылы хисләр бәйрәме. Күркәм традиция буенча бу яңа ел көннәрендә без йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар төзибез. Һәрберебез өчен бу якты ниятләр һәм шатлыклы өметләр, яңа идеяләр һәм казанышлар чоры. Хыяллар һәм максатлар – барыбызны да алга барырга мәҗбүр иткән нәрсә һәм, яңа елның нинди булачагы бары тик үзебездән генә тора.  

Мин барыбызга да үз-үзебезгә һәм үз көчебезгә ышаныч телим, 2025 ел һәрберебез өчен яңа казанышлар, уңышлар һәм җиңүләр елы булсын. Яңа елда без барыбыз да әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтебезне дәвам итәрбез, киләчәк буыннар өчен кабатланмас матурлыкны сакларбыз дип ышанам. Табигатьне кайгырту безнең уртак традициябезгә әверелсен, экология берләштерә бит! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Яңа 2025 ел белән! Без аны ничек ясасак, шундый булсын!  

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры А.В. Шадриков

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International