Яшь табигать белгечләре! Арча районында экологик викторина узды

2024 елның 28 декабре, шимбә

Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда өченче сыйныф укучылары арасында экологик викторина узды. Яшь экологларның биш командасы әйләнә-тирә дөньяның байлыгы һәм матурлыгы турындагы белемнәрдә ярышты.

Жюри сыйфатында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы белгече Гөлнара Габдрахманова һәм ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе белгече Талия Хурамшина катнашты.

Барлык биш команда да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте! Алар тирән белемнәрен, актив катнашуларын, ә, иң мөһиме, туган табигатькә булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде, ә балалар позитив алып, яңа белемнәргә ия булдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International