Экология министрлыгы инспекторлары Түбән Кама мәктәп укучылары өчен экологик дәресләр үткәрде

2024 елның 27 декабре, җомга

Түбән Каманың 13нче мәктәбендә калдыкларны эшкәртүгә багышланган экология дәресе узды. Кама аръягы идарәсе инспекторлары укучыларга дөньяның төрле илләрендә чүп-чар белән эш итүнең төрле алымнары турында сөйләделәр.

Экодәрес укучыларның белемнәрен киңәйтеп кенә калмады, ә балаларны әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашырга да рухландырды. Хәзер алар чиста планетаның киләчәгенә үз өлешләрен кертергә әзер! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International