Бүген Казанда табигатьне саклау ведомствосы башлыгы Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашында экология темасына зур матбугат конференциясе узды.
Үзенең чыгышын башлаганда ук министр Татарстан җитәкчелегенең экологик иминлеккә һәм табигатьне саклау эшчәнлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирүен билгеләп үтте. 6 ел эчендә Татарстанда табигатьне саклау чараларына 60 млрд.сумнан артык акча юнәлдерелгән. 65 млрд.сумлык ихтимал зыян булдырылмый калган. Ил Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проекты кысаларында республикада «Экология» илкүләм проекты буенча 30 чараны гамәлгә ашыруга 22,7 млрд.сум юнәлдерелгән. Бу «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» кебек федераль проектлар буенча эш. Александр Шадриков «Экология» проекты эшләгән чорда гамәлгә ашырылган эшләр һәм программалар турында җентекләбрәк сөйләде.
Әйтик, «Чиста ил» федераль проекты кысаларында 2 эре чүплек рекультивацияләнгән – бу Прости авылындагы чүплек һәм Самосырово полигоны.
«Ничек булганын һәм ничек килеп чыкканын күрәбез. Чүплек урынына – бүгенге көндә яшел калкулык. Һәм иң мөһиме, безнең алда актив дегазация системасын кертеп, проектны башкару бурычы тора иде. Өйрәнелгән һәм гамәлгә кертелгән технологияләр ярдәмендә әлеге проект гамәлгә ашырылды. Чүплек газы 20-25 ел дәвамында 1,5 мВт электр энергиясе бирә алачак», – дип хәбәр итте Татарстан ведомствосы башлыгы.
«Иделне савыктыру» федераль проекты буенча гомуми суммасы 2,6 млрд.сумлык 12 чистарту корылмасы төзелеп реконструкцияләнгән. 2021 елдан Казан канализациясенең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү башланган. 2021-2024 елларга чараны гамәлгә ашыруга 7,5 млрд.сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 6,1 млрд.сум.
Шулай ук 2021 елдан Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында урнашкан зур экологик зыян объектын бетерү – Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү эшләре башланган. Проектны гамәлгә ашыруның башлангыч срогы – 2024 ел. Әмма, объектив сәбәпләр аркасында, гамәлгә ашыру вакыты Россия Табигать министрлыгы белән килешү буенча 2025 елга күчерелгән.
«KPI үтәү өчен, ул гамәлгә ашырылсын өчен, без бу проектны 2025 елга күчерәбез. Аны күчерүнең объектив сәбәпләре бар. Беренчедән, кышын аномаль һава шартлары. Без сезнең белән күпме явым-төшем, күпме кар булуын хәтерлибез. Бик күп эрү нәтиҗәсендә инде асылда суыртылган һәм геотублар урнаштырылган карталар тулып бетте. Һәм, димәк, проектта салынган дренаж системасы моңа исәпләнмәгән. Һәм икенче сәбәп, проектта башта салынган чит ил флокулянтын үзебезнең аналогка алыштыру. Кызганыч, аналогта суны чыгару тизлеге проект буенча алдан салынганнан 25 тапкырга кимрәк,» – дип сөйләде экология министры бу проект турында.