Бу көннәрдә «Добрый» балаларны савыктыру лагеренда «Күңел экологиясе» профильле сменасы уза. Биектау районы учреждениесендә 100 дән артык укучы көч һәм белем туплый.
Бүгенге көнне алар чын профессионал-экологлар белән үткәрделәр. Күчмә экология лабораториясе һәм атмосфера һавасын анализлау методлары турында белделәр.
Экология көне экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Ольга Артемьева белән җанлы әңгәмә рәвешендә дәвам итте. Ул балаларга Министрлыкның алар катнаша ала торган конкурслары турында сөйләде, болар – Эковесна, Мәктәп экопатруле һәм Эколидер. Лагерьда ял итүчеләр арасында катнашучы гына түгел, аталган конкурсларның берсендә призер да бар икән. «Быел мин «Эковесна» конкурсында катнаштым һәм 2 нче урынны алдым, миңа смарт-сәгать бүләк иттеләр. Без беренче атнадан ук конкурсның барлык биремнәрен дә актив үти башладык», – дип билгеләп үтте Марина Быковская.
«Мәктәп экопатруле» һәм «Эколидер»ның актив катнашучыларын да бик яхшы бүләкләр көтә. Барыгызны да катнашырга чакырабыз!» – дип ассызыклады Ольга Артемьева.
Исегезгә төшерәбез, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән «Мәктәп экопатруле» республика конкурсында гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурс ел саен 1 сентябрьдән 31 августка кадәр уза.
«Эколидер» республика конкурсына гаризалар 1 сентябрьдә кабул ителә башлый.