Теләче районыннан җир асты байлыкларыннан файдаланучыга казылмаларны чыгару шартларын бозган өчен лицензияне вакытыннан алда туктату куркынычы яный

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Теләче районын тикшерү барышында Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә эшләүче махсус техниканы ачыкладылар. Нефть чыгару эшләре «Аланское-2» ятмасы чикләрендә җирләрне тиешле категориягә күчермичә һәм рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртмичә алып барылган.

Ачыкланган хокук бозудан соң ТР Экология министрлыгы җир асты байлыкларыннан файдаланучыга карата җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын чикләү турында хат юллады. Күрсәтелгән вакытта Министрлыкка җир категориясен үзгәртү турында мөрәҗәгатьләр килмәде, димәк, файдалы казылмаларны чыгару тәртип бозулар белән алып барыла.

Хәзерге вакытта лицензияне вакытыннан алда туктату мәсьәләсе карала. Эшнең барлык материаллары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 2 өлеше буенча административ эш кузгату өчен Теләче районы прокуратурасына җибәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International