Идел-Кама идарәсе инспекторлары Чистай районында нефть продуктлары агызылуын ачыклаган

2024 елның 7 июне, җомга

Экология министрлыгы адресына Чистай районының Галактионово авылында билгесез матдәне агызу турында мөрәҗәгать килде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре белән берлектә урынга чыгып, территорияне тикшерделәр.

Тикшергәндә җир кишәрлегедә агызу факты расланды. Инспекторлар «Чистай» үсемлек майлары заводы территориясеннән нефть продуктлары агызылуын ачыклаган. Пычрану мәйданы 300 кв.м. тәшкил итә.

Белгечләр туфрак үрнәкләрен сайлап алганнар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча нефть продуктларының рөхсәт ителгән концентрациясеннән 3,8 тапкыр артыграк булуы ачыкланган.

Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан «Чистай» үсемлек майлары заводы директорына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны 60 көн эчендә бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International