Экология министрлыгы инспекторлары су басу зонасына эләгергә мөмкин булган территорияләргә рейдлар үткәрә

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Су ташу  вакытында су объектларының пычрануына юл куймас өчен һәм диффуз агынтыларның елгаларга һәм күлләргә эләгүен булдырмас өчен, Экология министрлыгы инспекторлары даими рәвештә су басу зонасына эләгүче территорияләрне тикшерү буенча рейдлар үткәрәләр.

Әйтик, Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буа шәһәре территориясендәге Карлы елгасының су саклау зоналарын тикшерделәр инде. Елга ташу һәм җитештерү предприятиеләре территорияләрен су басу фактлары табылмаган.

Шулай ук Буа районы Кыят авылында Зөя елгасы тикшерелде. Су дәрәҗәсе кискен күтәрелү сәбәпле, Зөя елгасында Буа – Кыят автомобиль юлы күпере су астында калды. Шундый ук күренеш ел саен күзәтелә. Тикшерелгән участокта су басу зонасына эләккән кешеләрнең җитештерү объектлары, хуҗалык корылмалары юк.

Үзәк идарә инспекторлары Казансу елгасын тикшерү максатыннан республиканың Биектау районына, атап әйткәндә, Татар Әйшәсе  авылына, Коркачык тимер юл разъезды поселогына, Чыпчык авылына чыктылар. Лаборатория хезмәткәрләре елгадагы су пробаларын алдылар. Урында кислород күләме һәм су температурасы тикшерелде. Хәзерге вакытта елгада уртача температура +3,5 градус тәшкил итә. Территория канәгатьләнерлек санитар-экологик хәлдә. Сайлап алынган су пробалары лаборатория тикшеренүендә. Рейдлар дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International