Суд экологларның әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән өчен «Игенче» ҖЧҖ адресыннан 126 880 сум түләтү таләпләрен хуплады

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

2022 елның июлендә Теләче районы территориясен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казаклар авылында җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру факты ачыкланды. Бердәм күчемсез милек дәүләт реестры күчермәсе буенча әлеге кишәрлекнең хуҗасы булып «Игенче» ҖЧҖ тора. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 126 880 сум күләмендә исәпләп чыгарган һәм күрсәткән. Зыян үз теләге белән түләнмәгән. Экология министрлыгы Татарстан Республикасы Арбитраж судына зыянны каплау турында гариза җибәрде.

Республиканың Арбитраж суды, эш материалларын карап чыгып, 2023 елның маенда экологларның таләбен канәгатьләндерү һәм «Игенче» ҖЧҖнән зыянны түләтү турында карар чыгарды. Әмма оешма Республика арбитраж суды карарына апелляция шикаятен бирде.

Шул ук елның августында, унберенче апелляция Арбитраж суды карары белән «Игенче» ҖЧҖнең апелляция шикаяте канәгатьләндерелми кала. Ләкин эш моның белән генә тәмамланмаган. «Игенче» ҖЧҖ тарафыннан беренче инстанция суды карарына һәм апелляция инстанциясе суды карарына кассацион шикаять Идел буе округы Арбитраж судына тапшырыла. 2024 елның 29 февралендә Идел буе округы Арбитраж суды «Игенче» ҖЧҖ кассациясен хупламый һәм шикаятьне канәгатьләндермичә калдыра.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International