Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 17 һава чисталыгын контрольдә тоту станциясе мәгълүматларын ачты

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген экология министры Александр Шадриков Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Экология министрлыгының атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе ачылуы турында хәбәр итте.

«Бүген без вакытыннан алда, тест режимында безнең станция мәгълүматларын реаль вакыт режимында ачабыз. Киләчәктә метеомәгълүматларны онлайн режимда да тоташтырачакбыз. Безнең мәгълүматның ачыклыгы – халык соравы һәм безгә кадерле булган  халык ышанычы», – дип билгеләде Александр Шадриков.

Бүгеннән башлап, һәр кеше автомат контроль станцияләренең үлчәү нәтиҗәләрен реаль вакыт режимында күрә ала. Сайтка керүчеләрнең барысы өчен дә реаль вакыт режимында үлчәүләргә керү өстенлекле пычраткыч матдәләр буенча ачык: углерод оксиды, азот диоксиды, аммиак, күкертле водород, күкерт диоксиды, фенол, формальдегиды. Бу матдәләр республиканың шәһәр һәм районнарында автотранспорттан, җылылык энергетикасы объектларыннан, газ һәм нефть чыгару тармагы предприятиеләреннән, химия һәм нефть химиясе предприятиеләреннән, калдыкларны күмү полигоннарыннан, чистарту корылмаларыннан килгән һаваны пычратучы төп матдәләр. Алга таба Министрлыкта Экология тармагын цифрлаштыру кысаларында эшләнгән экологик картада метеомәгълүматлар да барлыкка киләчәк.

Барлык актуаль мәгълүмат «Татарстан Республикасының Экологик картасы» системасында түбәндәге сылтама буенча бар: https://ecokarta.tatar.ru/ АСКЗА бүлегендә.

Станцияләр Казанда, Түбән Камада һәм Түбән Кама районында, Алабугада, Яр Чаллыда, Азнакайда, Менделеевскида, Түбән Мактамада урнашкан.

«Шулай ук «Татарстан Республикасының Экологик картасы» дәүләт мәгълүмат системасына республика территориясендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннары турында актуаль мәгълүмат оператив рәвештә кертелә. Быел «яшел стандартлар» системасы эшләп бетерелде — хәзер картада калдыкларны аерым туплау пунктлары күрсәтелде», – дип хәбәр итте Александр Шадриков

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгының атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы 17 автомат станциясе автомат режимда эшли, һаваны алу һәр 20 секунд саен башкарыла, 20 минутка уртачалана, мәгълүмат һәр 20-40 минут саен яңартыла (матдәгә карап).

 

 

Белешмә: «Татарстан Республикасының Экологик картасы» дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елда «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында төзелгән. Системаны эшләп бетерү һәм озата бару кысаларында 2012-2022 елларда 26 система булдырылган. Хәзерге вакытта система «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы, Татарстан Республикасы геопорталы, Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы «Халык контроле», «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы, «Мәктәп эко-патруле» мәгълүмат системасы, бердәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы белән интеграцияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International