Экология министрлыгы инспекторлары һава сыйфатына шикаять буенча Кукмара районына киттеләр

2024 елның 29 марты, җомга

Кире элемтә платформасы аша Пчеловод авылында яшәүчеләрдән,  күз аллаулары буенча, «Кама» ҖЧҖ заводы ягыннан яман ис турында шикаять килгән. Төньяк территориаль идарә инспекторлары күчмә экологик лаборатория хезмәткәрләре белән берлектә мөрәҗәгать буенча  урынга чыгып киттеләр.

Новая урамы, 20 адресы буенча территория тикшерелде һәм атмосфера һавасы үрнәкләре алынды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча һавада пычратучы матдәләрнең артуы ачыкланмаган.

Әмма Федераль закон нигезендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектлар Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтле федераль башкарма хакимият органында күрсәтелгән объектларда хуҗалык һәм (яки) башка эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан дәүләт исәбенә куелырга тиеш.

Исәпкә кую юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр тарафыннан күрсәтелгән объектларны эксплуатацияләү башланганнан соң алты айдан да соңга калмыйча бирелә торган заявка нигезендә башкарыла. «Кама» ҖЧҖнең Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектлар реестрында дәүләт исәбенә куелган объектлары юк. Шуңа бәйле рәвештә заводка дәүләт хисабына кую турында кисәтү бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International