Экологлар республиканың Тукай районында күкертле водород артуын ачыклаган

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Экология министрлыгы адресына 2 атна эчендә республиканың Тукай районында яшәүчеләрдән, аерым алганда, Князево һәм Комсомол авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән 15тән артык шикаять килде. Кешеләр Комсомол авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Камский бекон» ҖЧҖ дуңгызчылык комплексы ягыннан килгән начар искә зарланалар.

«Камский Бекон» ҖЧҖ Федераль экологик күзәтү астында тора, аны Росприроднадзор гамәлгә ашыра. Экология министрлыгы инспекторлары күчмә экологик лаборатория ярдәмендә территорияне оператив рәвештә тикшерделәр һәм берничә күчмә тикшерү үткәрделәр. Белгечләр һәр шикаять буенча урынга чыгып атмосфера һавасы үрнәкләрен сайлап алганнар. Соңгы анализлар нәтиҗәләре буенча күкертле водородның рөхсәт ителгән концентрациясе буенча артыклык ачыкланган. мәсәлән, 18 мартта Комсомолец бистәсендә, «Камский Бекон» ҖЧҖ санитар-саклау зонасы чигендә, күкертле водород буенча 3 тапкыр артыклык булуы ачыкланган, ә 21 мартта Сосновый Бор бистәсендә, Магистраль урамында, һавадагы күкертле водород күләме 13,8 тапкыр арткан.

«Камский Бекон» ҖЧҖ Федераль экологик күзәтү астында булганлыктан, әлеге эш буенча барлык материаллар ведомство карамагындагы Росприроднадзор идарәсенә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International