Владимир Путин: Соңгы биш елда меңләгән километр елга һәм ярлар чистартылган. Иделгә агучы пычранган агынтыларны яртысы диярлек кимегән

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль Җыенга Юллама вакытында Россия Президенты Владимир Владимирович Путин әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирде. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, экология өстенлекле өлкәләр һәм юнәлешләр исемлегендә. Президент билгеләгән бурычлар арасында экология һәм табигать саклау объектлары фондын булдыру, аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау буенча эшләрне дәвам итү, сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклау һәм торгызу.

«Шуңа күрә травмаланган һәм конфискацияләнгән кыргый хайваннар өчен реабилитация үзәкләре челтәре ачу турында уйларга тәкъдим итәм. 2030 елга илнең барлык милли паркларында экотуристлык өчен инфраструктура, шул исәптән экологик сукмаклар һәм җәяүле маршрутлар, шул исәптән мәктәп укучылары өчен ял көне маршрутлары, ял итү мәйданчыклары, музейлар һәм визит-үзәкләр булдырачакбыз», – диде Владимир Путин.

Заманча экологик стандартларны исәпкә алып, җәмәгать транспорты үсеш алачак. 2030 елга кадәр субъектлар 40 меңгә кадәр автобус, троллейбус, трамвай, электробус алачак.

Гомумән алганда, ил буенча атмосферага зарарлы чыгарулар күләме ике тапкыр киметелергә тиеш. Нәтиҗәне бәяләү өчен әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын мониторинглауның комплекслы системасы булдырылачак.

Дәүләт башлыгы су объектларын саклауга да җентекләп тукталды: «Соңгы биш елда меңләгән километр елга һәм ярлар чистартылды. Иделгә пычрак агынтыларның яртысы диярлек кимегән. Хәзер Россиянең төп су объектларының пычрануын ике тапкыр киметү максатын куярга тәкъдим итәм.

Исегезгә төшерәбез, «Иделне савыктыру» программасы кысаларында республикада  ләм кырларын рекультивацияләү буенча пилот проект гамәлгә ашырыла, Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү бара, күл ятмасының эшләми торган нефть үткәргечләрен демонтажлау тәмамланды. Әлеге чаралар ярдәмендә Татарстан хәзер «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча лидерлар өчлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International