Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен хокук бозучы 235 мең сум түләячәк. Чаллы шәһәр суды экологларның карарын хуплады

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Чаллы шәһәре территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 68 микрорайонда Шилнә елгасының су саклау зонасында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру ачыкланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы 524,2 кв. м тәшкил итә. Экологлар тарафыннан 235 890 сум күләмендә  әйләнә-тирә мохиткә китерелгән  зыян исәпләнә.

Законсыз складлауга юл куйган милекчегә әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны ирекле рәвештә каплау турында дәгъва җибәрелә. Әмма, үз теләге белән физик зат зыянны капламый, шуңа бәйле рәвештә  Чаллы шәһәр судына дәгъва белдерелә. Экологларның таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Хокук бозучы чүплекне бетерү һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен 235 890 сум түләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International