Чаллы шәһәр суды экологларның карарын хуплады. Хокук бозучыга чүплекне бетерү бурычын йөкләделәр

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары 431 кв.м мәйданлы чүплекне ачыклаган. Табигатьне саклауны бозу Алабуга районында вертолет очышы вакытында теркәлгән. Бехтерев авыл җирлегендә көнкүреш калдыклары, автомобиль шиналары һәм башка чүп-чар табылган. Җир  кишәрлеге хуҗасына мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәве һәм чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелгән. Әмма хокук бозуны бетерү чаралары күрелми. Кама буе территориаль идарәсе  Чаллы шәһәр судына рөхсәтсез чүплекне бетерү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итә. Экологларның дәгъва таләпләре суд органы тарафыннан канәгатьләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International