Экология министрлыгының Идел аръягы зонасы башлыгы Кайбыч районы буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Кайбыч районының актлар залында авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Башкарылган эш турында доклад белән Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе башлыгы Марат Фәтрахманов чыгыш ясады.

Ул 2023 елда Кайбыч районы территориясендә Идел Аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 27 тикшерү үткәрелүе, законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 10 кисәтү бирелүе хакында сөйләде. Районда киң таралган файдалы казылмалар чыгаруның өч участогы рекультивацияләнә (Борындык, Ульянково, Олы Кайбыч авыл җирлекләрендә).

Кайбыч районы территориясен тикшерү барышында 5 чүплек ачыкланган, шуларның 4се юкка чыгарылган. Марат Фәтрахманов бетерелмәгән чүплеккә игътибарны юнәлтте. Ул Иске Тәрбит авыл җирлеге территориясендә ачыкланган. Пычранган территориянең мәйданы 90 кв.м тәшкил итә. Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары Кайбыч район судына территорияне чистартуны таләп итеп дәгъва җибәргәннәр.

Шулай ук Экология министрлыгы вәкиле 2023 елда территориаль идарә тарафыннан Кайбыч районы халкыннан алынган 6 мөрәҗәгать каралуы турында да хәбәр итте. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә – ферма биналарын сүтүдән калган калдыкларны туплаган санкцияләнмәгән чүплекләр мәсьәләсе.

Очрашу ахырында Идел аръягы идарәсе башлыгы искәрткәнчә, быелның 25 мартына кадәр барлык предприятиеләр җитештерү контроле буенча хисаплар тапшырырга тиеш. Моны Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында эшләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International