Хәзерге вакытта Казанда 2 кар эретү пункты эшли. Шулай ук кыш башында вакытлыча кар саклау өчен урыннар да билгеләнде. Алар түбәндәге адреслар буенча эшләүләрен дәвам итәләр:
- Киров һәм Мәскәү районнары: Васильченко урамы, 41в, Путейская урамы, 10 һәм «Залесный» т.м.;
- Вахитов һәм Идел буе районнары: Порт урамы (А.Халиков урамына таба), Порт урамы, 2а, Бертуган Батталовлар урамы;
- Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: Ф.Әмирхан урамы киселеше, 121 (автобазар районында);
- Совет районы: Дәрвишләр т.м. (КОМЗ артында), Самосырово т.м. янында, Аграр урамы һәм Самосыр каты көнкүреш калдыклары полигоны янында.
Шулай ук Казанга якын районнарда да урыннар билгеләнгән:
Биектау районы: Биектау авылының көнчыгыш өлеше, Красносельское авыл җирлеге, Каменка поселогының Станционная урамы буенча төньяк-көнбатыш өлеше;
Питрәч районы: Кощаково авыл җирлегенең Царево авылында, Шигали авыл җирлегендә, Яңа Шигали авылында, Царево торак пунктында, Богородский авыл җирлегендә һәм Питрәч авылында координаталар билгеләнгән.
Үзәк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан карның вакытлыча туплану урыннары тикшерелде, аларның кайберләренең тутырылуы тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 проценттан 10 процентка кадәр тәшкил итә. Бүгенге көндә Үзәк идарә тарафыннан 3 рөхсәтсез кар чүплеге ачыкланган, хокук бозучыларга хокук бозуны бетерү турында кисәтүләр җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, кышкы чорда карны махсус әзерләнгән һәм бүлеп бирелгән мәйданчыкларга гына җыярга яки карны кар эретү җайланмаларына чыгарырга мөмкин, чөнки карда көнкүреш чүп-чарлары, ком-тоз катнашмалары, нефть продуктлары һәм башка экотоксикантлар булырга мөмкин.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итә: әгәр сез рөхсәтсез кар чүплеген тапсагыз, түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итегез:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.