2024 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 3 зур чара тәмамланачак

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Быел Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында 3 чара буенча эшләрне тәмамлау планлаштырыла. «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү эшләрен тәмамлау планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, 50 ел эчендә биредә 4 миллион кубометрга якын утырма тупланган. Ләм кырларының мәйданы – 100 гектар. Рекультивация башланган вакытта объектның проект куәте күптән инде беткән булган, кайбер урыннар 8,5 метр тирәнлеккә җиткән. Куйбышев сусаклагычының якынлыгын исәпкә алсак, бу эчәр су чыганагы булган елга өчен дә, гомумән, әйләнә-тирә мохит өчен дә реаль куркыныч тудырырга мөмкин. Рекультивация эшләре 2021 елдан башлап алып барыла. Эшләрнең гомуми бәясе – 8 млрд. 115 млн.сум. Хәзер инде барлык планлаштырылган эшләрнең 66% башкарылган. Шулай ук «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында 2024 елда Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәмамланачак.

Өченче чара – Саба районының Шәмәрдән авылында нефть белән пычрану аркасында бозылган җирләрнең икенче участогын рекультивацияләү. Мондый тискәре мирас районга узган гасырның 90нчы елларында ук эшләгән предприятиедән эләгә. Проект буенча, 4 746,3 м2 пычранган җирне торгызырга, 10 мең кубометр калдыкларны, шул исәптән нефтьле калдыкларны алырга кирәк.  Бозылган җирләрнең беренче участогы инде торгызылган, хәзер икенче участок рекультивацияләнә. Барлык эшләр дә 2024 елда тәмамланачак.

Шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча быел 2030 елга кадәр гамәлгә ашырыла торган су объектларын сәламәтләндерү буенча яңа федераль проект формалаштырыла.  Проектны әзерләү кысаларында Татарстаннан 29 су объектын экологик савыктыру һәм 17 чистарту корылмасын реконструкцияләү буенча чаралар исемлеге төзелгән һәм җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International