Экология министрлыгы инспекторлары Киндер елгасына күбекле агынтыларны кем ташлаганын ачыклый

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Экология министрлыгы инспекторлары Киндер елгасының пычрануы турындагы шикаятьләре буенча Биектау районының «Березка» бакчачылык ширкәтенә инде берничә тапкыр чыктылар. Ноябрь башында Киндер елгасына карата берничә күчмә тикшеренүләр үткәрелде, шул исәптән ял көннәрендә дә.  Агынты суларны агызу торбалары табылды, әмма агызу һәм күбек булу фактын теркәп булмаган иде. Җирле халык аңлатуынча, ташландыклар күбесенчә эш көннәрендә иртә таңнан, хәзерге вакытта эшләми торган элеккеге «Хитон» ААҖ предприятиесе территориясеннән чыга. Шуңа бәйле рәвештә тагын урынга чыгулар оештырылды, су пробалары алынды. Казан шәһәре Башкарма комитетына һәм Биектау районы Башкарма комитетына ачыкланган торбаларның баланс тотучысын билгеләү өчен гаризалар җибәрелде. 13 ноябрьдә алынган суны химик анализлау нәтиҗәләре буенча, агынты су пробаларында марганец буенча 4,07 тапкыр артыклык һәм аммоний буенча 1,3 тапкыр артыклык булуы ачыкланган.  Марганец буенча артып китүнең сәбәбе төп утырмалары булырга мөмкин. Казан Башкарма комитеты тарафыннан рейд барышында ачыкланган инженерлык коммуникацияләренең кем балансында торуы турында бирелгән мәгълүмат буенча, әлеге координаталар буенча шәһәрнең явым-төшем канализациясе челтәрләре юк. Бу торбалар «Водоканал» МУП балансында да юк.  Күрсәтелгән координаталар буенча инженерлык коммуникацияләренең кем балансына каравы турында мәгълүмат Казан шәһәре Башкарма комитетында юк.

Биектау районы Башкарма комитетында шулай ук су агызу системалары, шулай ук явым-төшем торбалары яки биологик чистарту корылмалары исәптә тормый, дип хәбәр иттеләр.

Моннан тыш, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җир кишәрлекләре милекчеләрен билгеләү өчен гариза җибәрелде.

Министрлык хәлне контрольдә тота урынга чыгып тикшерүләр һәм кирәк булганда, хокук саклау органнары белән берлектә эшләү планлаштырыла, тикшерү мораториесенә белән бәйле рәвештә Экология министрлыгы прокуратура органнары белән килештермичә «Хитон» ААҖ территориясенә керә алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International