РФ Табигать министрлыгы башлыгы урынбасары: «Мин Татарстан эшләнмәләре һәм проектларына төбәкләрдән игътибар итеп, аларны яңа проектта исәпкә алуны сорыйм»

2023 елның 24 ноябре, җомга

Бүген тәҗрибә уртаклашу семинар-киңәшмәсе кысаларында, анда төбәкләр «Экология» илкүләм проекты кысаларында агынты суларны чистарту буенча үз проектларын тәкъдим итәләр, Россиянең экология министры урынбасары Павел Барышев Татарстан экология министры Александр Шадриков белән бергә семинарга оештырылган күргәзмәне карадылар.  Биредә су объектларын мониторинглау буенча инновацион эшләнмәләр дә тәкъдим ителде.

NAECO консорциумы үз эшләнмәләрен тәкъдим итте, алар инде ТР Экология министрлыгының «Фламинго» фәнни-тикшеренү корабында урнаштырылган

Бүген күргәзмәдә Консорциум тарафыннан тәкъдим ителгән һәм «Фламинго» экспедицияләре кысаларында сынап каралган җиһазлар тирән сулы агынты суларны табарга, бу агынтыларның сыйфатын тикшерергә, видеокамералар белән судагы бозылуларны теркәп барырга, суның гидрохимик һәм гидрофизик күрсәткечләрен реаль вакыт режимында үлчәргә мөмкинлек бирә.

Комплекска кергән барлык приборлар, шулай ук программа тәэминаты – илебездә җитештерелгән.

Шулай ук күргәзмәдә Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын визуальләштерү һәм модельләштерү өчен билгеләнгән «Гидрокаскад» программа комплексы эше күрсәтелде һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану тармагының цифрлы платформасы» геомәгълүмат системасы тәкъдим ителде.

Табигать министрлыгы башлыгы урынбасары бу яңа эшләнмәләрне югары бәяләде һәм Татарстан проектлары башка төбәкләр өчен үрнәк була ала, диде.  «Төрле системалар эшләнде, шул исәптән Татарстан башлыгы кушуы буенча да, һәм сез аларга үз төбәкләрегездә гамәлгә ашыру өчен игътибар итәрсез. Миңа су компонентын да, һаваныкын да күрсәттеләр. Минемчә, су һәм су асты суларының сыйфатын контрольдә тотарга мөмкин булган проект аеруча кызыклыМин Татарстанның бу эшләнмәләрен нигез итеп алып, аларны яңа проектта исәпкә алуны сорыйм», – дип билгеләп үтте Павел Барышев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International