«БумБатл»: Татарстан лидерлар өчлегендә ышанычлы тора

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

«Экосистема» хәрәкәтенең «БумБатл» акциясенең дүртенче сезоны бетәргә бер атна кала. Хәзер масштаблы экологик узышта җыелган кәгазь күләме буенча иң актив катнашучылар билгеләнә. Бүгенге көндә топ-3 исемлегендә Татарстан Республикасы икенче урында тора, һәм алга чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

«БумБатл» старт алганнан бирле ил буенча макулатураны тапшыруга 276 000 артык кеше кушылган, алар 1400 тоннадан артык кәгазь чималын эшкәртүгә җибәргән.

Финишка бер атна кала зур экологик ярышта ачык лидерлар билгеләнгән. Җыелган макулатура саны буенча иң көчле өч төбәкне Белгород өлкәсе җитәкли, аның халкы команда һәм ялгызлар зачетында 125 тонна макулатура җыйган һәм эшкәртүгә җибәрә алган. Татарстан Республикасы 76 тонна нәтиҗә белән ышанычлы рәвештә икенче урында тора. Брянск өлкәсе топ-3 исемлеген йомгаклый: төбәктән 55,6 тонна җыелган кәгазь теркәлгән.

11 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Мега Казан» сәүдә үзәге парковкасында Татарстан Экология министрлыгы акциягә кушылырга һәм Татарстанның җиңүенә үз өлешен кертергә теләүчеләрне көтә.

Катнашучылар арасында Казан яшьләр театрына, Г.Тукай Татар филармониясенә, Салих Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ, Галиәсгар Камал исемендәге театрга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына билетлар уйнатылачак.

Театрга билет алу өчен җыю пунктына бер кешегә 16 килограммнан артык макулатура китерергә кирәк. Акциядә бары тик физик затлар гына катнаша.

Исегезгә төшерәбез, алга чыгып, көндәшләрне артта калдыру өчен бер атна гына калып бара. Оешмалардан һәм компанияләрдән гаризалар кабул итү 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциягә аерым кушылган катнашучылар өчен – 15 ноябрьгә кадәр. Акциядә катнашу һәм табигатьне саклауга үз өлешеңне кертү өчен, бумбатл.рф сайтында теркәлергә, үзең турында яки оешма турында мәгълүмат кертергә, макулатураны якындагы кабул итү пунктына китерергә һәм хисапны шәхси кабинетка йөкләргә кирәк. Акция «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International