Чистайда яңа скверда 70ләп нарат үсентесе утыртылган

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә агачларны күпләп утырту дәвам итә. Бүген Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары Чистайда «Энергетиклар» скверын яшелләндерүгә кушылган. Сквер периметры буенча, яңа җәяүле юллары буйлап, 70 яшь нарат утыртылган. Барлык үсентеләр дә җирле урманчылыклар тарафыннан бирелгән, ә акциядә шәһәр администрациясе, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, экологлар һәм «Хәрби кардәшлек» вәкилләре катнашкан.

Быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстанда 600 гектарга якын мәйданда 2 млн данәдән артык үсенте утыртылган. Чара 2011 елдан бирле уздырыла. Агач утырту буенча табигатьне саклау акцияләренең төп максаты – урманга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. 12 ел эчендә Татарстандагы акцияләр кысаларында 8,1 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылган, 32,1 млн. данә утырту материалы файдаланылган, ә катнашучыларның гомуми саны 567 мең кешедән артып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International