Мәктәп чисталык кубогы кысаларында Казанда «Чиста уеннар»да катнашучылар 7 тонна калдык җыйды

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

900дән артык укучы Казанның Нокса урманы территориясен чистартты. Уеннарда Казан, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш һәм Питрәч районнарыннан балалар катнашты. Җыештыру «Чиста уеннар» квест-уенч форматында «Мәктәп чисталык кубогы» экологик турниры кысаларында узды. Уенда катнашучыларга уңышлар теләү өчен ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева килде. Ул барлык битараф булмаганнарга катнашулары өчен рәхмәт белдерде: «Без сезнең гомуми зур эшебезгә керткән өлешегезне кадерлибез. Өмәләрдә катнашуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә! Сезнең тугрылыгыгыз һәм энергиягез халкыбызны рухландыра, сезнең безнең белән булуыгызга бик шатбыз».

Бер сәгать эчендә укучылар 7 тонна чүп-чар җыйдылар, бу – 763 капчык чүп, шул исәптән 89 капчык металл, 195 капчык пластик, 236 капчык пыяла һәм 243 капчык катнаш чүп.

Уен нәтиҗәләре буенча Казан шәһәреннән «KVST team» командасы җиңүче булды.

Чара Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә үткәрелде.

Мәктәп чисталык кубогы – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында уза торган турнир. Ул «Чиста уеннар – Татарстан» командасы тарафыннан Беренчеләр хәрәкәте ярдәме белән тормышка ашырыла. Турнир кысаларында катнашучы командалар 3 этап уза: «Чиста уеннар» форматында экологик ярышлар, «Другое Дело» платформасында онлайн-марафон, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк базасында экологик квиз, нәтиҗәдә иң яхшы мәктәп командалары призлар гына түгел, ә экологик волонтерлыкта үсеш өчен өстәмә мөмкинлекләр дә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International