Без сезгә «ЭКОневидаль» рубрикасында Татарстанның иң матур урыннары турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген без сезне Лениногорск районындагы Изгеләр чишмәсе белән таныштырачакбыз

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Бүген «ЭКОневидаль» рубрикасында без Лениногорск районының Керкәле авылындагы Изгеләр чишмәсе турында сөйләячәкбез. Чишмә Совет урамында Лениногорск-Шөгер автоюлы янында урнашкан, ул бөтен Керкәле авылы аша уза. Чишмә тау битләве итәгендә, Урман Чишмәсе елгасы үзәнлегендә башлана.

Риваять буенча, кайчандыр монда хаҗ кылган дервишлар үткән. Алар ерактан, арган килеш, тау итәгендә кар суы белән юынып, догалар укып һәм ял иткәннәр. Вакытлар узгач, алар ял иткән һәм дога кылган урында чишмә суы чыккан. Нәкъ менә шуңа күрә җирле халык чишмәгә Изгеләр чишмәсе исемен биргән.

Хәзер чишмә матур итеп бизәлгән, аны традицион татар костюмындагы хатын-кыз скульптурасы бизи. Кызның муенында ачкычлы асма муенса бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International