Казанда беренче «Экофест» яшьләр фестиваленә 1,5 мең кеше җыелды

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Узган ялларда Казанның Кремль яры буенда беренче «Экофест»  яшьләр экологик фестивале узды. Фестивальгә, интерактивта катнашу өчен, экологиягә битараф булмаган 1,5 мең татарстанлы килде. Фестиваль мәйданчыкларында катнашучылар белем бирү мастер-классларында катнашып, үзләренең экологик белемнәрен тулыландыра алдылар, шулай ук интерактив уеннарда һәм конкурсларда катнашып, уңай энергия алдылар. Бу ял көннәрен экологиягә багышларга карар иткән һәркемгә кибетләрдә ничек итеп экологияле рәвештә сатып алып булуы һәм төзелеш өчен материаллар сайлап булуы турында аңлаттылар. Иҗади остаханәдә кунаклар үзләренең кастом киемнәрен ясый, шоппер тегә һәм үсемлек утырта алдылар.

Фестивальне оештыручылар – Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан шәһәре Кремль яр буе администрациясе ярдәме белән «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Бу проект «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык грантына гамәлгә ашырыла.

Фестивальнең идея илһамчысы – Талия Зиннәтова («Чиста булачак» волонтеры) билгеләп үткәнчә, бу вакыйга халыкның игътибарын табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәткә һәм акыллы куллануга җәлеп итәргә тиеш. «Без халыкка экология белән бәйле проблемалар, әйләнә-тирә мохитне саклау кирәклеге һәм экологик белем бирүнең мөһимлеге турында сөйлибез. Безнең бурыч — кешеләрнең аңнарын үзгәртү.

«Чиста булачак» хәрәкәте активистлары ярдәмендә шәһәр халкы кирәкмәгән киемнәрдән экологик яктан котыла алды. Күпчелек әйберләр эшкәртелгәннән соң сатуга чыгачак, ә эшкәртүгә туры килмәгән әйберләр икенчел чимал буларак кулланылачак. Татарстанлыларга тапшыру өчен чималны ничек әзерләргә һәм икенчел чималны кабул итү пунктларының, экопродукт кибетләренең кайда урнашуы турында аңлатылды.

Моннан тыш, акциядә катнашучыларга экотурист рюкзагын ничек җыярга, йорт үсемлекләрен ничек итеп дөрес карарга кирәкле турында да өйрәттеләр. Халык кулланылган кәгазьне котлау открыткаларына эшкәртә, экобахиллар һәм күп тапкыр кулланыла торган балавыз салфеткалар ясый ала, алар исә азык пленкасын алыштыра ала.

«Монда актуаль мастер-класслар һәм белем бирү программалары тупланган. Олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә. Аларның безнең балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә кирәге чыгар дип ышанам. Җәмгыять тормышы өчен әһмиятле идеяне үз эченә алган лекцияләр һәм укыту мастер-класслары белән Казан үзәгенә килү –  мактаулы эш. Табигатьне сакларга кирәк, һәм һәр кеше үз өлешен кертә ала», — дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин.

Фестивальнең төп фишкасы булып «Экологист» конкурсы торды. Барлык мәйданчыкларны үтеп, 50 катнашучы грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International