Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы видеоконференция режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышында катнашты.
Росводресурсы оештырган утырышта эшче төркем әгъзалары – Росрыболовство, Росморречфлот, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Табигать министрлыгы, Росгидромет, «СО ЕЭС» АҖ, «РусГидро» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ вәкилләре һәм Ульяновск, Самара, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләре вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында 11 августтан 10 сентябрьгә кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын билгеләү мәсьәләсе тикшерелде.
Бүгенге көндә Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе 51,29 м БС тәшкил итә. Экология министры Александр Шадриков Куйбышев сусаклагычы гидроузелы аша чыгымнарны 4 000 куб.м/с кадәр киметү яклы. Бу чара сусаклагычта су дәрәҗәсен хәзерге билгедә саклау өчен кирәк. Экология министры позициясен Куйбышев сусаклагычы белән чиктәш булган биш субъект вәкилләре, шулай ук «Татэнерго» АҖ вәкиле хуплады.
Әмма, Әстерхан өлкәсенең хуҗалык-эчү билгеләнешендәге су корылмаларының һәм Түбән Иделнең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге су корылмаларының эшен тәэмин итү максатыннан, күпчелек тавыш белән Куйбышев сусаклагычының эш режимы 5 000 куб.м/с чыгымнары белән кабул ителде. Алдагы чорда фаразланган исәпләүләр буенча Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе кимиячәк.
Сусаклагычларның гидротехник узелларның билгеләнгән эш режимнары Росводресурсының рәсми сайтында урнаштырылачак.