«Планетага ярдәм итү» акциясе ярдәмендә казанлылар 14 мегаватт электр энергиясен экономияләде

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстан Республикасында яшәүче һәркем «Планетага ярдәм итү» Россия экологик акциясенә кушыла алды.

Татарстанда акция уздыру вакытында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы», Казан Ратушасы, Мэрия, театрлар, дәүләт учреждениеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары администрацияләре яктыртуны сүндерделәр. Экоакцияне Экология министрлыгы башка министрлыклар һәм ведомстволар белән бергә хуплады. Моннан тыш, Россия акциясендә күп санлы район балалар бакчалары һәм мәктәпләре катнашты. Зеленодольск районында гына да 1 сәгатькә утны  21 балалар бакчасында  сүндерделәр.

«Планетага ярдәм итү»- Россиянең экологик оешмалары акциясе. Акциянең максаты-табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кирәклегенә игътибарны җәлеп итү, ресурсларны экономияләү һәм экологик чиста мохиткә хөрмәт тәрбияләү омтылышында бөтен дөнья экологларына ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International