Казанда 21-22 мартта Су көне экологик агарту акциясе белән билгеләп үтеләчәк

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

21 һәм 22 март көннәрендә Россия Федерациясенең 5 шәһәрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Казан) иң күп килә торган сәүдә-күңел ачу комплексларының һәм бизнес-үзәкләрнең 10 мәйданчыгында суга багышланган  экологик-агарту акциясе узачак. Чара Бөтендөнья су ресурслары көнен  билгеләүгә багышланган, төп максат - халыкны су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү. Чараны оештыручылар - Федераль су ресурслары агентлыгы (Росводресурсы).

Казанда экология-агарту акциясе ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы ярдәмендә «Кольцо» сәүдә-күңел ачу комплексында узачак. Экология кысаларында сәүдә-күңел ачу комплексында фотога төшү өчен тематик зоналар, агарту онлайн-тестын узу өчен мәгълүмати зона «ВКонтакте» социаль челтәре платформасында «Су эзе калькуляторы» мобиль кушымтасында узачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белгечләре ачык экодәрес үткәрәчәкләр һәм барлык катнашучыларга да су ресурсларын саклауның ни өчен мөһим булуын, су сыйфаты күрсәткечләрен билгеләү буенча тәҗрибәләр күрсәтерләр һәм чарада катнашучылар өчен истәлекле бүләкләр бүләк итәчәкләр.

Чара экологик тәрбияне үстерүгә, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International