«ЭкоХаб» Татарстанның 550 укучысын берләштерде

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Хәзерге заман экологлары нәрсә белән очраша  һәм экология өлкәсендә нинди һөнәрләр бар - бу хакта мәктәп укучыларына «Мега Казан» сәүдә үзәгендә «Экологик Хаб»та сөйләделәр. Профориентация чарасында ике көн эчендә Татарстанның 21 мәктәбеннән 550 укучы булды. Булачак студентлар югары уку йортларының экология кафедраларына керү шартлары һәм укыту процессының үзенчәлекләре турында белделәр. «ЭкоХаб» кунаклары өчен экологик күргәзмәләр, тематик мастер-класслар оештырылды һәм экология өлкәсендә кулланган приборлар һәм программалар күрсәтелде.

 «Хәзерге җәмгыятьтә экология мәсьәләләренә зур игътибар бирелә һәм бу өлкәдә квалификацияле кадрлар җитмәү проблемасы туа. Безнең мәйданчык югары уку йортларына үз факультетлары, юнәлешләре, уку үзенчәлекләре турында сөйләргә, ә булачак абитуриентларга  һөнәрне дөрес сайларга мөмкинлек бирә. Алга таба безгә географиябезне киңәйтергә һәм Татарстан Республикасының барлык районнарыннан да балаларны катнашырга чакырырга кирәк», - дип ассызыклады ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу инде әйдәп баручы университетларның өченче ярминкәсе, беренче тапкыр «ЭкоХаб» 2021 елның 18-19 февралендә узды. Чара ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Университетлар ярминкәсендә республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International