«Экология» илкүләм проекты кысаларында эшләр барышын табигатьне саклау ведомстволары вәкилләре бәяләде

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров «Экология»  илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектлардагы эшләрнең барышы белән танышты.

«Чиста ил» федераль проекты буенча Самосырово полигонында хәзер геотекстиль продукция салу буенча эшләр алып барыла. Объектның гомуми әзерлеге 57 % тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, рекультивацияләнә торган җирләрнең мәйданы 14,14 га, ә җыелган калдыклар күләме 1560 мең куб метр. Чараларны гамәлгә ашыру срогы 2021-2023 еллар. Эшләр тәмамланганнан соң 342,9 мең кешенең тормыш сыйфаты яхшырачак.

Шулай ук Егор Тарнавский һәм Денис Александров Казанның Казандагы биологик чистарту корылмаларының ләм кырларында эшләрнең ничек баруын карадылар. Рекультивация «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында «Экология»  илкүләм проектының «Идел елгасына куркыныч тудыручы экологик зыян салучы объектларны бетерү (рекультивацияләү)» юнәлеше буенча алып барыла. Эшләрнең заказчысы булып «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ тора. Хәзер объектта даими һәм вакытлыча фильтрациягә каршы саклау, ләм утырымын күчерү  һәм карталарны геотуб өчен әзерләү эшләре алып барыла. Объектның гомуми әзерлеге 48 %. Тормышка ашыру вакыты- 2021-2024 еллар.  Бу объектны бетерү белән 1 257 мең татарстанлының тормыш сыйфаты яхшырачак.

Аннары экология министры урынбасары һәм Казан районара табигатьне саклау прокуроры Казанның биологик чистарту корылмаларында  эшләренең барышы белән танышты.  Эшләр «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында «Экология»  илкүләм проектының «Идел елгасына илтүче пычрак агып төшүче сулар өлешен киметү» юнәлеше буенча алып барыла. Объектның гомуми әзерлеге 44 %.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International