Бүген Казанда республика эколидерларын бүләкләделәр

2022 елның 16 декабре, җомга

Иң экологик предприятие, иҗтимагый хәрәкәт, массакүләм мәгълүмат чаралары, уку йорты һәм иң яхшы дәүләт инспекторы - барлыгы 326 катнашучы һәм 1 абсолют җиңүче.  Бүген «Пирамида»  мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә «ЭКОлидер» республика конкурсының 18 нче конкурсына нәтиҗә ясадылар. Быел ул Министрлык оешуга 30 ел тулуга багышланган. Конкурс әйләнә-тирә мохиткә һәм экологиягә битараф булмаган катнашучыларны  ел саен күбрәк җыя.

Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгать итте. «Безнең республика - иң көчле сәнәгать төбәкләренең берсе, димәк, әйләнә-тирә мохиткә зур антропоген йөкләнеш тә бар. Безнең төп бурычыбыз – безнең җиребезне киләчәк буыннарга калдыру өчен табигатьне торгызу һәм саклау». ТР Премьер-министрының беренче урынбасары ТР Экология министрлыгы коллективына ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Экология министры Александр Шадриков республика җитәкчелегенә шундый югары бәя өчен рәхмәт белдерде һәм сәхнәгә тармак ветераннарын чакырды: «Рәхмәт бик зур! Без бу бүләкне безне барысына да өйрәткән һәм үз тәҗрибәсен тапшырган кешеләр- ветераннарыбыз ярдәме белән алдык.  Сезгә намуслы, чын профессионал һәм фидакарь хезмәт, туган җиргә карата кешелеклелек һәм мәхәббәт үрнәге өчен рәхмәт! Сезнең алда баш иябез». Экология министры тармак ветераннарына ведомство бүләкләре тапшырды.

Бүләкләү тантанасын сылтама буенча карарга мөмкин https://vk.com/video-37315915_456239420

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International