Татарстан #БумБатл Бөтенроссия акциясе кысаларында тапшырылган макулатура саны буенча иң нәтиҗәле төбәкләрнең берсе

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Россиянең 10 топ төбәгенә керде. Ике ай эчендә «Экология»  илкүләм проектын хуплап уза торган #БумБатл бөтенроссия акциясендә катнашучылар 63,4 тонна макулатура җыйдылар һәм эшкәртүгә тапшырдылар.

Барлыгы Бөтенроссия акциясенең 3 сезоны нәтиҗәләре буенча 2 млн катнашучы 63 млн килограммнан артык макулатура җыйган. Бу 12 000 гектар чамасы урманны кисүдән коткарырга мөмкинлек бирде, бу якынча 12 000 футбол кыры мәйданына тигез.

 «Акциядә катнашучылар 2 ай эчендә 1,2 млн. агачны киселүдән коткарды, 1,2 млн. тоннадан артык су экономияләде, 63,3 млн. кВт электр энергиясен саклап калынды, атмосферага 104 мең тоннага якын углекислый газ чыгарылу булдырылмады. БумБатлда беренче тапкыр барлык төбәкләр дә катнашты, акция Россиянең иң төньяк шәһәре - Чукотка автоном округында кыен локацияле Певекка кадәр сузылды», - дип хәбәр итте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко.

Тапшырылган макулатура саны буенча Мәскәү һәм Брянск өлкәләре иң нәтиҗәле төбәкләр булды, лидерлар өчлеген Санкт-Петербург йомгаклый.  Татарстан бу рейтингта 6 урында.

БумБатлда быел оешма буларак та, индивидуаль катнашучылар да актив катнашты. Балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, көллиятләрдән, техникумнардан һәм югары уку йортларыннан, дәүләт учреждениеләреннән һәм бизнестан 1700дән артык гариза кергән.

БумБатл кысаларында экоагарту чаралары 65 төбәктә узды. 2 ай эчендә 100 дән артык  чара оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан Республикасы 66,8 тонна макулатура эшкәртүгә тапшырды һәм макулатура җыю буенча бөтенроссия акциясендә 11 нче урынны алды.

Белешмә өчен:
#Бумбатл акциясе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә «Милли приоритетлар»  коммерцияле булмаган  оешмасы инициативасы буенча уза. #БумБатл «Экология»  илкүләм проектын хуплап гамәлгә ашырыла. Проект партнерлары булып «Чистая страна» ассоциациясе, «Россия экология операторы», «Макулатура эшкәртүчеләр лигасы», Ubirator сервисы, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International