Экологлар Бөгелмә районында су объектын законсыз хосусыйлаштыруны ачыклаган

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы адресына Бөгелмә районы Ключевка авылында яшәүчеләрнең ике буага ирекле керүен чикләү турында шикаять килде.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары буалар урнашкан җир кишәрлегенең милекчесе физик зат булуын ачыклаган, бу 2006 елның 03 июнендәге 74-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе су кодексы»н боза. Шулай ук территорияне тикшерү барышында законсыз билгеләнгән һәм су объектларына керүне чикли торган тыю билгеләре теркәлгән.

Экологлар бу җир кишәрлегенә милек хокукын дөрес түгел дип тану турында Бөгелмә шәһәр судына дәгъва гаризасын юллаган, чөнки анда су объектлары урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, яр буе полосасы су объектына якын килергә теләгән теләсә кайсы кешегә мөмкин булырга тиеш. Су объектларының яр буе полосалары чикләрендә җир кишәрлекләре хосусыйлаштырылырга тиеш түгел. Яр буе полосасындагы барлык коймалар һәм  чикләүләр законсыз булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International