Экологлар Тукай районында чүплекне бетерүгә ирештеләр. Ләкин моның өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килде

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районындагы Шилнә елгасының су саклау зонасында төзелеш калдыкларының санкцияләнмәгән  өемен таптылар. Чүплекнең гомуми мәйданы - 220 кв.м.

Кишәрлекнең хуҗасы - Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты.

Экологлар тарафыннан кисәтү бирелде. Башкарма комитет кисәтүне вакытында үтәмәде һәм җәмәгать суды карары буенча 10 мең сум күләмендә штраф салынды. Шулай ук Тукай район судына, территорияне чистарту турында таләп итеп, дәгъва гаризасы юлланды. Суд карары буенча тәртип бозучы ноябрь ахырына кадәр рөхсәтсез чүп-чар өемен юк итәргә тиеш иде.

Хәзерге вакытта Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты бөтен чүп-чарны җыеп алган һәм территорияне чистарткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International